Экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында катнашучылар белән аралашты

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Әлмәттә «Солнечный» савыктыру лагере базасында Яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы старт алды, катнашучыларны экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сәламләде. Ул балалар белән аралашты, аларның идеяләрен һәм эшләнмәләрен бәяләде, проектларны алга таба тормышка ашыру буенча киңәшләр бирде.

«Мондый сәләтле егетләр белән танышуы рәхәт булды. Мин барлык катнашучылар белән аралаштым, барысына да афәрин! Яшь геологлар безгә үз проектларын күрсәттеләр, үз эшләре турында сөйләделәр, дөресен генә әйткәндә, кайберләре гаҗәпләндерде дә. Алар моның белән генә тукталмаслар, өйрәнерләр һәм чын профессионаллар булырлар, дип өметләнәм. Барысына да уңышлар һәм җиңүләр телим, иң көчлесе казаныш яуласын», – дип билгеләп үтте экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан бөтен Россиядән яшь геологларны кабул итә. Олимпиадада, заявкаларга ярашлы рәвештә, 40 команда катнаша (311 катнашучы һәм 80 команда җитәкчесе), шулардан 35 команда – Россия Федерациясе субъектларыннан һәм 5 команда – БДБ дәүләтләреннән.

Татарстан Республикасын 3 җыелма команда һәм конкурстан тыш бер команда тәкъдим итте. Һәр команда составына 8 югары сыйныф укучысы һәм ике җитәкче керә. Балалар үзләренең һөнәри осталыкларын геологиянең төрле бүлекләре буенча 11 ярышта һәм 5 конкурста исбатлаячаклар, бу – геологик маршрут, минералогия һәм петрография, нефть һәм газ һәм башкалар. Катнашучыларны федераль һәм Татарстан геология вузлары, геология-җитештерү оешмалары вәкилләре бәяли.

Яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Олимпиада җиңүчеләре гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International