ТР Экология министрлыгы АСКЗА ел башыннан Казанда 677 меңнән артык үлчәү үтәгән

2023 елның 28 июле, җомга

28 июльдә Зеленодольск районы, Осиново поселогында урнашкан АСКЗА-1 тарафыннан тулы штиль вакытында, җилнең тизлеге секундына 0 метр булганда сероводород буенча 2,2 мәртәбә чиктән тыш мөмкин булган концентрацияләрнең артып китүе теркәлгән. Министрлык тарафыннан пычрану чыганагын билгеләү өчен Казан шәһәрендә чыккан матдәләр параметрларының җыелма базасы ярдәмендә артып китү очракларына анализ ясала.  Министрлыкның башка станцияләрендә агымдагы атнада пычраткыч матдәләр буенча артып китү очраклары теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International