ТР Экология министрлыгы инспекторлары «Чиста һава» операциясе кысаларында 3000гә якын автомобильне тикшерделәр

2023 елның 1 августы, сишәмбе

1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2941 транспорт чарасын, шул исәптән 142 йөк автомобилен һәм 131 автобусны тикшерделәр. 80 автомобильдән чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланды. Татарстанда транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләр Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре белән берлектә төп автомагистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә бара. Быел куркыныч пычраткыч матдәләр күләменә ким дигәндә 6 мең автомобильне тикшерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ел операция кысаларында автомобиль юлларында 6570 автомобиль тикшерелгән иде, шуларның 183, ягъни 2,8% буенча чыгарылган газларда пычраткыч матдәләр нормативларга туры килми иде.

Исегезгә төшерәбез, чараның төп максаты – автотранспорт чараларының газларында пычраткыч матдәләр күләме нормативлары үтәлешен контрольдә тоту һәм атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү. Моннан тыш, автотранспортның әйләнә-тирә мохит торышына тискәре йогынтысын киметү максатыннан, республикада автомобиль транспортын мотор ягулыгының аз агулы төрләренә, бигрәк тә мотор ягулыгының экологик төре буларак каралган кысылган табигый газга күчерү эше дә дәвам итә.

2022 елда сатып алынган һәм кысылган табигый газга күчерелгән автомобильләр 1420 берәмлек тәшкил итә, бу атмосферага матдәләр бүлеп чыгаруны 2,4 мең тоннага киметергә мөмкинлек бирә.

2022 елда Татарстан Республикасында автомобиль транспортыннан тулаем пычраткыч матдәләр бүлеп чыгару 103,2 мең тонна тәшкил итте, 2021 елда исә – 119,7 мең тонна.

Автотранспорттан чыгарылган газларның 16,5 мең тоннага кимүе республикада исәптә торган ЕВРО 0 – ЕВРО 3 экологик класслы автотранспорт чаралары санының кимүе һәм заманча мотор ягулыгына күчү, шулай ук аларны кысылган һәм сыекландырылган табигый газга күчерү белән аңлатыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International