Бүген Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең сайлап алу этабы узды. Татарстан Республикасын «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча конкурста В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятенең 3 нче курс студенты Альвир Камалов тәкъдим итте.
Ул Россиянең башка төбәкләреннән 16 бала белән күнекмәләрдә ярышты. Бүген булачак экологны Мәскәүдә эш визиты белән булган экология министры урынбасары Ольга Манидичева хуплады.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау – илебездә яшәүче һәркемнең бурычы. Яшьләрнең моны аңлауларына, табигый ресурсларны саклауда тулысынча ярдәм итүләренә һәм катнашуларына мин бик шат. Барлык катнашучылар да җитди караш күрсәттеләр. Альвир да яхшы әзерләнгән, безнең белгечләр аңа кирәкле белем һәм күнекмәләрнең максималь санын бирергә тырыштылар», – дип билгеләп үтте экология министры урынбасары Ольга Манидичева.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алу этабы 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Ул Мәскәүнең 19 көллияте базасында 45 компетенция буенча уза: көллиятләр студентлары өчен 28 төп категория компетенциясе һәм 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен 17 «Юниорлар» категориясе. «Юниорлар» категориясендә Татарстан исеменнән Казан шәһәренең 87 нче рус-татар мәктәбе укучысы Илья Кирдин чыгыш ясый. Мәскәүдә узган ярышларда барлыгы 600дән артык конкурсант катнашачак. Чемпионат составында «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе 2020 елда барлыкка килде. Әлеге компетенция буенча төбәк этабы Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында уза. Экология министрлыгы В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте белән актив хезмәттәшлек итә. Көллияткә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча базалы белем бирү йорты буларак ышаныч белдерелгән.