Экологлар кисәтүе буенча Саба районында чүплек бетерелгән

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Олы Нырты авыл җирлегендә хокук бозу очрагы теркәлгән. Территориянең чүпләнү мәйданы 150 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 86 куб. м. 

Олы Нырты авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International