Түбән Кама районында узган өмәдә «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары, волонтерлар, дайверлар, РГҖ әгъзалары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
Берничә сәгать эчендә 60 катнашучы 60 капчыктан артык чүп-чар җыйды, шул исәптән күп санлы пыяла шешәләр, берничә ташландык мангал, пластик, автомобиль покрышкасы һәм 2 кармак табылды. Су астыннан дайверлар гадәти җыелмаларны тапканнар, бу – шешәләр һәм кирпечләр.
«Су, парлы сөт кебек, бераз суынырмын дип уйлаган идем, ләкин нульдән 32 градус югары, мондый вакытта чүп җыю гына түгел, хәрәкәт итүе дә кыен, әмма без бу бурычны үтәдек», - дип билгеләп үтте Татарстанда РГҖ дайверы Максим Астахов.
Дайвер сөйләгәнчә, тотылган балык төрлелеге белән аерылып тормаса да, саны белән аерылып тора.
«Хөрмәтле ял итүчеләр һәм балыкчылар! Үз артыгыздан калган чүпләрне җыештыруыгызны сорыйбыз. Килешәсездер, чүп-чар каплаган ярлар белән чагыштырганда, чиста табигать тирәлегендә ял итүе күпкә күңеллерәк,» – дип теләк белдерде Татарстандагы РГҖ җитәкчесе урынбасары Андрей Агарков.