Бүген ТР Экология министрлыгы инспекторлары «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабында Казансу елгасына күчмә тикшерү үткәрделәр. Чыгуның максаты – су объектының торышын мониторинглау.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән Дружба микрорайоныннан ерак булмаган җирлек рельефына нефть агызу турында хәбәр килгән. Нефть үткәргечнең герметиксызлануы нәтиҗәсендә 198 кв. м мәйданда туфрак пычранган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре «Костер» яшьләр үзәгендә ял итүче балаларда кунакта булдылар. Хәзер «3D – шәхес» җәйге сменасында 75 яшүсмер ял итә. Экологлар балаларга Экология министрлыгының нинди акцияләр һәм конкурслар үткәрүе һәм анда ничек катнашырга кирәклеге турында сөйләделәр. Мәсәлән, эшкәртелгән батарейкаларны җыю акциясе.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан гравийлы ком катнашмасы чыгаруга лицензия шартларын үтәү буенча Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәргәннәр.
Татарстанда «Яшьләр торак конкурсы» башланды. Аның җиңүчеләре ташламалы бәядән, социаль ипотеканың ташламалы шартларында торак сатып алу хокукын алып, берничә ай эчендә фатир сайлап, яңа торакка урнаша алалар. Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, гаилә корырга өлгермәгән яшьләр дә үз торакларын сатып ала алачак. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бүген Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия хәрәкәтенең сайлап алу этабы узды. «Юниорлар» категориясендә «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча чемпионатта Татарстан Республикасын Казан шәһәренең 87 нче рус-татар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илья Кирдин тәкъдим итә. Безнең якташыбыз бөтен Россиядән алты катнашучы белән ярыша. Бүген яшь экологка Мәскәүдә эш визиты белән булган экология министры урынбасары Егор Тарнавский ярдәм итте.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 2100 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 260 куб. м.
Сулыкларыбызның чәчәк атуына сәбәпче булган әлеге кечкенә цианобактерияләр туклыклы матдәләр һәм кыйммәтле микроэлементлар концентрациясе буенча чын рекордчылар икән.
Әтнә районының Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбе укучыларына «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында актив катнашкан өчен Табигатьтән рациональ файдалану фонды дипломын һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар.
Сезнең ярдәмегез белән атна саен безнең игелекле эшләр исемлеге тулылана бара. Экологик яктан чиста гамәлләр һәм игелекле эшләр өчен һәркемгә рәхмәт!