ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның Экология министрлыгында эш визиты белән Мордовия Республикасы делегациясе булды. Тәҗрибә уртаклашырга урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Александр Сапунов һәм әлеге ведомствоның бүлек башлыклары килде. Кунакларга күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станциясе эшен күрсәттеләр. Җиһазлар Татарстан территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклаганда оператив җавап бирү өчен кулланыла.  Экология министрлыгында барлыгы 17 автомат контрольлек станциясе бар, шуларның 5се Татарстан башкаласында урнашкан.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Арча районы Наласа авылы янында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары туплануы ачыкланган иде.


18
август, 2023 ел
җомга

Лилия Мирсәетова Экология министрлыгына 2017 елда эшкә килде. Аның төп бурычы – Тукай районының экологик торышын көн саен күзәтеп тору. Чүплекләр, законсыз агынтылар, пычранулар – болар барысы да аның контролендә һәм хезмәттәшләре контролендә.

Бу көннәрдә Зеленодольск районының «Мечта» балаларны савыктыру лагеренда «ЭкоМечта» экологик сменасы уза. 100 бала 17 көннән артык вакыт дәвамында  6 тематик юнәлеш буенча белем бирү курсын узачак: экотуризм, ботаника, зоология, социаль экология, табигый ресурслар, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык.

11 августтан 18 августка кадәр Зеленодольск районының Осиново бистәсе адресы буенча урнашкан АСКЗА-1 станциясендә күкертле водород буенча 36 арту очрагы һәм җилнең көнчыгыш, төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә углерод оксиды буенча 5 арту очрагы теркәлгән.   «Салават күпере» ТК микрорайонында И.Шакиров урамында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә дә көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә күкертле водород буенча арту теркәлгән.  

Бүген Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белән берлектә Казан шәһәренең Вахитов районы Урта Кабан күленең пычрануы турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.

Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендәге бункер мәйданчыгында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Венера Мингалиева Лашман авыл җирлеге китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова белән бергә Чирмешән районы Әмиров авылы балалары өчен «Табигатьне сакла» дигән ачык экологик дәрес үткәргән. Дәрес ачык һавада, җирле паркта узган.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Ядран-Строй» подрядчы оешмасының баш инженеры Марат Таран сөйләвенчә, хәзерге вакытта Татарстан Экология министрлыгының сынау проектына кергән барлык торба үткәргечләрнең 60% сүтелгән. «Бу якынча 13 км тирәсе. Без графиктан бераз алданрак та барабыз, шуңа күрә быел бу проектны тормышка ашыруыбызда шик юк», – дип билгеләп үтте спикер. Матбугат туры барышында ул журналистлар белән су баскан торбаларны күтәртүнең техник моментлары белән уртаклашты.   

Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Майнасы авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. м тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International