Татарстан экологлары Мордовия коллегалары белән экологик мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанның Экология министрлыгында эш визиты белән Мордовия Республикасы делегациясе булды. Тәҗрибә уртаклашырга урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Александр Сапунов һәм әлеге ведомствоның бүлек башлыклары килде. Кунакларга күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станциясе эшен күрсәттеләр. Җиһазлар Татарстан территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклаганда оператив җавап бирү өчен кулланыла.  Экология министрлыгында барлыгы 17 автомат контрольлек станциясе бар, шуларның 5се Татарстан башкаласында урнашкан.

Аннары Экология министрлыгында ТР экология министры урынбасарлары Егор Тарнавский, Ольга Манидичева, Алмаз Тугушев катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Җитәкчеләр ведомство эше турында сөйләделәр – бу «Экология» илкүләм проекты буенча үткәрелә торган чаралар, экологик мониторинг, җир асты байлыкларыннан файдалану, дәүләт экологик күзәтчелеге, экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы трансформация, экологик агарту. Ләм кырларын, Самосырдагы каты коммуналь калдыклары полигонын, Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Озерный нефть үткәргечен демонтажлау чараларына аерым тукталдылар.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле проектларның берсе – Озерный нефть үткәргечен сүтү. Суүткәргечләр Идел елгасына гына түгел, Татарстан халкының дүрттән бер өлешенә дә куркыныч тудыра, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Хәзер проект 60% дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылган һәм ел азагына кадәр тәмамланачак», – дип сөйләде министр урынбасары Егор Тарнавский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International