ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Кизләү авылы янында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 200 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 300 кв. м.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Б.Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе  узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, ведомство җитәкчеләре, мәктәпләр директорлары һәм югары уку йортлары ректорлары катнашты. Педагогик конференциянең төп темасы: «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар һәм сыйфат күрсәткечләре».

Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татар Кандызы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 535 кв. м, чүплекнең күләме 60 куб. м тәшкил итә.

Кама аръягы территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр килгән. Җирле халык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә Түбән Кама районының Кармалы авылындагы фермадан яман ис турында мөрәҗәгать юллаганнар. Һаваның торышын тикшерү өчен экологлар күчмә экологик лаборатория белән шул урынга кузгалганнар.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре һәм Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районының «Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда экодәрес үткәрделәр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районын мониторинглау барышында Урсай авыл җирлегендә төзелеш һәм агач калдыкларының законсыз чүплеген ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 400 кв. м тәшкил итә.  

Кәче авыл җирлегендә гражданнар җыены узды, анда ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча шәһәренең «Водоканал – Сервис» ҖЧҖ директоры Тәлгат Миндубаев һәм Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев катнашты.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Баулы районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Транснефть-Приволга» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор вәкилләре һәм Баулы районы башкарма комитеты җитәкчеләре керде.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Утар бистәсендәге Подувалье сулыгына күбекле агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча берничә тапкыр шул урынга чыктылар.

Татарстанда «Вертолетный» утравында «Борылыш артында диңгез»  архитектура проектының финалы булып узды. Россиянең 43 шәһәреннән студентлар һәм яшь белгечләр бер атна дәвамында утрауда яшәп, яңа архитектура һәм арт-объектлар төзеделәр, элек төзелгән объектларны реставрацияләп, яңа мәгънә бирделәр. Традиция буенча утрауга экспертлар һәм архитекторлар килде. Быел эшне UTRO бюросы архитекторы, «МЕСТО» мәгариф проектына нигез салучы Ольга Рокаль һәм «Архитип» макет остаханәсе җитәкчесе Илдар Таҗиев күзәтеп торды. Инструментлар белән эшләү буенча укытуны Татарстан Республикасы Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгеннән Камалов Инсаф үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International