Экологлар кисәтүе нигезендә чираттагы чүплек бетерелгән

2023 елның 18 августы, җомга

Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендәге бункер мәйданчыгында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International