Арча районында 5 футбол кырына тиң зур чүплек юкка чыгарылды

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Арча районы Наласа авылы янында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары туплануы ачыкланган иде. Наласа авыл җирлеге башлыгына Арча районы прокуратурасы тарафыннан чүплекне бетерү турында тәкъдимнәр бирелде, әмма җир кишәрлеген кабат тикшергәндә инспекторлар чүплекнең юкка чыгарылмавын теркәделәр. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 37,5 мең кв.м, чүплекнең күләме – 75 мең куб.м.

Наласа авыл җирлеге башлыгына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Шушы көннәрдә чүплек юкка чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International