Экология министрлыгының контрольлек станцияләре бер атна эчендә Казанда һәм Зеленодольск районында күкертле водород артуын ачыклаган

2023 елның 18 августы, җомга

11 августтан 18 августка кадәр Зеленодольск районының Осиново бистәсе адресы буенча урнашкан АСКЗА-1 станциясендә күкертле водород буенча 36 арту очрагы һәм җилнең көнчыгыш, төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә углерод оксиды буенча 5 арту очрагы теркәлгән.   «Салават күпере» ТК микрорайонында И.Шакиров урамында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә дә көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә күкертле водород буенча арту теркәлгән.   Теркәлгән мәгълүмат Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелгән.

Узган атнада башка станцияләр буенча пычраткыч матдәләр буенча арту очраклары теркәлмәгән.

Ел башыннан Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станция тарафыннан 740 меңнән артык үлчәү башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанның төньяк зонасында атмосфера һавасының сыйфатына мониторинг ТР Экология министрлыгының күчмә экологик лабораториясе тарафыннан даими рәвештә, шул исәптән кичке, төнге һәм ял көннәрендә, халык мөрәҗәгатьләре буенча үткәрелә. 14 һәм 16 августта Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү буенча үзәк бүлеге инспекторлары «Салават Күпере» торак комплексына һәм Казан шәһәренең Совет районына күчмә лаборатория белән берлектә урыннарга чыктылар. Пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән арту очраклары ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International