Экологлар социаль челтәрләрдә сулыкның пычрануы турында хәбәр ителгәннән соң оператив рәвештә Урта Кабан күлендәге су үрнәкләрен алдылар

2023 елның 18 августы, җомга

Бүген Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белән берлектә Казан шәһәренең Вахитов районы Урта Кабан күленең пычрануы турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында Урта Кабан күленең пычрануы факты расланган. Моннан тыш, ТР Экология министрлыгы инспекторлары күл янында төзелә торган объектның коймасы аша чыгарылган берничә торбаны ачыклаган.

Экологлар ташландык чишмәдән һәм су объектыннан су үрнәкләрен алганнар. Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International