Лилия Мирсәетова Экология министрлыгына 2017 елда эшкә килде. Аның төп бурычы – Тукай районының экологик торышын көн саен күзәтеп тору. Чүплекләр, законсыз агынтылар, пычранулар – болар барысы да аның контролендә һәм хезмәттәшләре контролендә.
«Минем беренче белемем медицина хезмәткәре иде. Һәрвакыт пациентларга гына түгел, якыннарыма, танышларыма да ярдәмгә ашыктым. Шуннан соң мин эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә булдым. Хәзер мин табигатьне дәвалыйм. Мин ышанам, бу – минем һөнәрем», – дип сөйли ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенең өлкән белгече Лилия Мирсәетова.
2021 елда Лилия Васильевна ТР Экология министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы булды. Быел ул 79 тикшерү үткәрде, 76 хокук бозуны ачыклады. Инспекторның эш сыйфаты хәзер дә кимеми. Тукай районы башлыгының Рәхмәт хаты да шәхси портфолиода саклана.
Эштә уңышлы, өйдә бәхетле. Лилия Мирсәетова өстенлекләрне дөрес куя белә. Мирсәетовлар гаиләсендә ике кыз үсә. Гомуми мавыгу – табигатьтә ял итү. Кыш көне чаңгыда шуалар, яз, җәй һәм көз урман сукмакларын гөмбә яки җиләк эзләп өйрәнәләр. Безнең героиняның яраткан хоббие дә бар. Ул тәмле тортлар пешерә. Буш вакытларында гаиләсен һәм хезмәттәшләрен кондитер эшләнмәләре белән сыйлый. Безнең инспекторның тормыш девизы – теләк кенә булсын, барысына да өйрәнергә мөмкин.