Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Озерная нефть үткәргечен сүтү 60% тәмамланган

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Ядран-Строй» подрядчы оешмасының баш инженеры Марат Таран сөйләвенчә, хәзерге вакытта Татарстан Экология министрлыгының сынау проектына кергән барлык торба үткәргечләрнең 60% сүтелгән. «Бу якынча 13 км тирәсе. Без графиктан бераз алданрак та барабыз, шуңа күрә быел бу проектны тормышка ашыруыбызда шик юк», – дип билгеләп үтте спикер. Матбугат туры барышында ул журналистлар белән су баскан торбаларны күтәртүнең техник моментлары белән уртаклашты.   

Торбаларны сүтү проектта эшләнгән технология буенча торбаларның очларын кисү һәм герметизацияләү юлы белән башкарыла, аннары торбалар кран җиһазлары ярдәмендә күтәртелә һәм йөзү мәйданчыгы палубасында 10 метрга кадәр секцияләргә кисеп алына. Барлык эшләр проект документациясенә ярашлы бара, торбаларны күтәртү урыны экологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп, махсус буннар белән әйләндереп алынган.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында бара торган сынау проекты турында журналистларга Егор Тарнавский сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә,  әлеге сынау проекты Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча һәм Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Суүткәргечләр сусаклагыч дәрәҗәсе күтәрелү белән су астында калган һәм Идел елгасына гына түгел, ә республика халкының дүрттән бер өлешенә дә куркыныч тудырган, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Исегезгә төшерәбез, Кама агымы буенча түбәнрәк «Турай» һәм «Белоус» су алу корылмалары урнашкан, алар Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларны эчәр су белән тәэмин итә.

2016 елда «РИТЭК» АҖ заказы буенча проект-смета документациясе эшләнгән.

2020-2021 елларда проект-смета документациясен актуальләштерү һәм төзәтү өчен өстәмә тикшеренүләр үткәрелгән һәм смета бәясен билгеләү буенча дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган.

2021 елда Татарстан Россия Табигать министрлыгына федераль бюджеттан субсидия бирү өчен гариза җибәргән.

Эшләми торган торба үткәргечне сүтү Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланган һәм узган ел Татарстан аны гамәлгә ашыра башлады.

«Бүгенге көндә проект 60% гамәлгә ашырылган, агымдагы ел ахырына ул планлаштырылганча тәмамланачак. Безнең республика халкы үзендә уңай экологик нәтиҗә сизәр дип уйлыйм», – дип өстәде Егор Тарнавский.

Чараның гомуми бәясе 930 478,72 мең сум тәшкил итә, шул исәптән 200 млн сум – бу «РИТЭК» АҖ акчалары.  Калган финанслар «Идел елгасына куркыныч тудыручы тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Әлеге проект Россия өчен сынау булып тора, бәлки киләчәктә Татарстан тәҗрибәсе илнең башка төбәкләренә дә кулланырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International