Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары Алексеевск районында чүплек тапкан

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Майнасы авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. м тәшкил итә.

Алексеевск районы Майна авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International