Экологлар Зеленодольскның «Мечта» балалар лагере балаларына шарларның экологиягә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр

2023 елның 18 августы, җомга

Бу көннәрдә Зеленодольск районының «Мечта» балаларны савыктыру лагеренда «ЭкоМечта» экологик сменасы уза. 100 бала 17 көннән артык вакыт дәвамында  6 тематик юнәлеш буенча белем бирү курсын узачак: экотуризм, ботаника, зоология, социаль экология, табигый ресурслар, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык. Смена кысаларында практик дәресләр, экология өлкәсендә экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук әлеге өлкәдә махсуслашкан педагоглар белән очрашулар бара. Катнашучылар экспертлар белән бергә Татарстанның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнәләр, экологик проблемаларның барлыкка килүенең социаль аспектлары һәм аларны хәл итү ысуллары белән танышалар, табигый ресурсларның мөһимлеге, аларның чикләнүе, шулай ук аларны саклау һәм торгызу ысуллары турында беләләр. Моннан тыш, сменада катнашучылар экотуризмның төп принципларын һәм аның гади походтан аермаларын өйрәнәләр, Татарстан Республикасының экологик сукмаклары белән танышалар.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә яшь экологларда кунакта булдылар.  Татарстан Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева балаларга шарлар, серпантин, тасмалар, конфетти һәм башка бәйрәм атрибутикасының экологиягә нинди зыян китерүе турында сөйләде. Күккә бик матур очып киткән шарлар агачларга ябышалар, сулыкларга эләгәләр, анда алар озак таркала яки хайваннарның ашказанына эләгәләр. Фольга шарлары йөзләрчә ел дәвамында бөтенләй дә таркалмый.

«Мәктәп укучылары өчен мондый лекцияләр үткәрү, аларны экология проблемалары белән таныштыру һәм табигый байлыкларыбызны сакларга өйрәтү һичшиксез мөһим. Шул ук вакытта без барлык балаларны да колачлый алмаячагыбызны аңлыйбыз, шуңа күрә педагоглар белән эшләргә, алар белән үз эшләнмәләребезне уртаклашырга кирәк», – диде Ольга Артемьева.

Сменаны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Лето» республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International