ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Казансу елгасы ярында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында өмә узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә күзәтчелек чараларын үткәрделәр. Прости һәм Бәтке авыллары арасындагы Куйбышев сусаклагычын тикшерү барышында белгечләр лицензияле участок чикләреннән тыш ком чыгаруны гамәлгә ашыручы плавкранны тапканнар. Барлыгы 245 тонна ком-гравий катнашмасы чыгарылган.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары өчен саф һавада экодәрес уздырган.

Чистай шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Загородная урамында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. Биредә төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, шулай ук автомобиль шиннары сакланган. Пычранган участокның мәйданы 2500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 250 куб.м.

Бүген барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең инспекторлар инде күптән үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә экологик ярдәмчеләр булдылар, менә инде күп еллар Министрлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында экологик дәресләр үткәрә. Бүген ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы балалары белән очрашкан.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре 52 нче Чаллы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада чүп-чар» дигән эко-дәрес үткәрделәр. Экологлар ни өчен чүпләргә ярамый, калдыклар нинди була һәм аларның күпме таркала – шулар хакында сөйләделәр. Кама яны территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Ләйлә Галимова балаларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да искәртеп узды.

Акция 2 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен узачак. Яңа сезонда акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Казакова Түбән Чәкенең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен экологик экскурсия үткәрде.

Әлмәт районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә «Мирас» спорт комплексы артында рөхсәтсез калдыклар җыю урынына тап булганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы – 252 кв.м, чүплекнең күләме 252 куб.м тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International