Экологлар кисәтүе буенча Чистай шәһәрендә зур чүплек бетерелде

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Чистай шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Загородная урамында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. Биредә төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, шулай ук автомобиль шиннары сакланган. Пычранган участокның мәйданы 2500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 250 куб.м.

Җир участогы хуҗасына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International