Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
2023 елның 1 яртыеллыгында юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләре һәм быелның беренче яртыеллыгында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» федераль законны үтәү нәтиҗәләре каралды.
Шулай ук узган елда Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре турында тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген тикшерүнең аралык нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде.
Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов үз идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат әзерләде. Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы сәясәтнең нәтиҗәлелеге хакимият органнары тарафыннан күрелә торган чаралардан тыш, гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы тору эшендә катнашу дәрәҗәсенә дә бәйле. Коррупциягә каршы уңышлы сәясәт иҗтимагый һәм шәхси аңда үзгәрешләрсез дә, дәүләт хезмәткәрләренең дә, гражданнарның да үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен җитди үзгәртмичә дә мөмкин түгел.