ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районындагы 11 нче номерлы лицейның беренче сыйныф укучылары белән танышты һәм нәниләргә чүп-чарны сортларга аерырга кирәклеген, фракцияләрнең нәрсә булуы турында сөйләде.
Социаль челтәрләрдә Түбән Кабан күленә Һади Такташ урамы буенча төзелеш корылмаларыннан агынты суларының ташлануы турындагы хәбәр буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынга чыкты.
Түбән Кама сусаклагычы акваториясен мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан елга комы чыгаручы плавкран ачыкланды.
Лениногорск районын тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 10208 кв.м тәшкил иткән.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Экология министрлыгы тармак ветераннарын котлады. Традиция буенча бу көннәрдә, бу юлы Идел-Кама биосфера тыюлыгына экскурсия оештырдылар.
Ләйсән Габделәхәтова – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең яшь инспекторы. Экология министрлыгына кыз берничә ай элек эшкә килгән, әмма инде үзен җаваплы инспектор буларак күрсәткән. Ул Лениногорск районы халкы белән аңлату эшләре алып бара, шунда ук мөрәҗәгатьләргә һәм шикаятьләргә җавап бирә.
22-29 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Бүген Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең экологик лабораториясе хезмәткәрләре кунакларны – 6 номерлы «Жар-птица» балалар бакчасы балаларын каршы алганнар. ТР Экология министрлыгы белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга лаборатория хезмәткәрләренең ничек эшләвен һәм су, һава һәм туфракның сыйфат составын ничек билгеләвен күрсәткәннәр. Экскурсия кысаларында һәр сабый микроскоп белән мөстәкыйль эшләргә һәм парамецийларны (Paramecium) – төче сулы тирәлекләрдә яшәүче инфузорийлар токымын (бер күзәнәкле организмнарны) өйрәнергә мөмкинлек алганнар.
Бүген Горно-Алтайскта (Алтай Республикасы) «Эко Алтай. Табигать җебе» халыкара форумы кысаларында «Ак барсны саклау буенча уртак халыкара табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру» темасына күчмә сессия узды. Татарстан Республикасының экология министры Александр Шадриков Россия Федерациясе территориясендә ак барс популяциясен саклауга һәм торгызуга юнәлдерелгән, фәнни берләшмә белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
«Чиста һава» операциясе бетеп килә. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 1 июньдә старт алды һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Операция башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, 6727 автотранспорт чарасын тикшергән – бу 5997 җиңел, 359 йөк машинасы һәм 371 автобус. 151 машинадан чыккан газда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланган, бу барлык тикшерелгән автомобильләрнең 2,3 процентын тәшкил итә.