Калдыклар нәрсә ул: алар каян килә һәм алар белән нәрсә эшләргә? Татарстанның Кама буе зонасы укучылары шул хакта белде

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре 52 нче Чаллы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада чүп-чар» дигән эко-дәрес үткәрделәр. Экологлар ни өчен чүпләргә ярамый, калдыклар нинди була һәм аларның күпме таркала – шулар хакында сөйләделәр. Кама яны территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Ләйлә Галимова балаларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да искәртеп узды.

1 номерлы Алабуга шәһәре мәктәбендә дә шундый ук дәрес узды. Кама яны территориаль идарәсе экологлары һәм «Гринта» ҖЧҖ хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен интерактив эшлекле уен үткәрделәр, анда балаларга чүп-чарны контейнерларга дөрес бүләргә кирәк иде. Балаларны уенга җәлеп итеп, белгечләр калдыклар белән эш итүнең төрле ысуллары, аларның кимчелекләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр.

Экологик дәресләрдә катнашучыларның барысына да Экология министрлыгы, Росприроднадзор һәм «Гринта» ҖЧҖ бүләкләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International