Төньяк ТИ экологлары «Чиста су» дәресен үткәргән

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары өчен саф һавада экодәрес уздырган. Экологлар ни өчен сулыкларның чисталыгы турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләп, суны экономияләүнең гади кагыйдәләре белән уртаклашканнар. Үз чиратында, балалар әйләнә-тирә мохит турында ничек кайгыртулары һәм нинди табигать саклау акцияләрендә актив катнашулары турында сөйләгән. «Районда сулыкларның чисталыгын саклау өчен еш кына «Россия суы» кебек төрле чаралар үткәрелә. Барлык сыйныфлар да бергәләп урамга чыгалар һәм җыештыралар. Безнең сыйныф мондый өмәләрне бик ярата», – дигән балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International