Иртәгә барыгызны да өмәдә көтәбез!

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Казансу елгасы ярында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында өмә узачак.

Барлык катнашучылар белән Казанда Кремль яр буенда очрашабыз (https://yandex.ru/maps/-/CCUczKTHsA). Акциядә катнашу өчен инвентарь – бездән. Җыештыру өчен, ләмле урыннарны чүп-чардан арындыру өчен резин итекләр кияргә киңәш итәбез.

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

«Россия суы» бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора. Акция 2014 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел үз географиясен киңәйтә. Татарстан акциядә 2019 елдан бирле катнаша. Республика ике тапкыр ярларны җыештыру буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International