Экологлар Түбән Чәке балалар бакчасы балалары белән бергә Чүпрәле районында экологик экскурсия үткәрделәр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Казакова Түбән Чәкенең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен экологик экскурсия үткәрде. Чүпрәле районының көзге бакчасында узган экосәфәр вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар көзен беренче булып тирәк һәм юкә яфраклары саргаеп коелуы, ә бераз соңрак өрәңге белән миләш агачының да яфракларын коюы турында белгәннәр. Лилия Казакова балаларга дүләнә куагын күрсәтеп, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. «Балаларны табигать биргән нигъмәтләрне кадерләп сакларга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә яшьтәге бала нинди үсемлекләрнең кеше өчен файдалы, ә кайсыларының агулы булуы турында мәгълүматны аңлы рәвештә аңлый һәм кабул итә ала. Бу – табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», – дип сөйләде ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Казакова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International