Макулатура тапшыр – табигатькә ярдәм ит! Киләсе атнада ук «БумБатл» Бөтенроссия акциясе башлана

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Акция 2 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен узачак. Яңа сезонда акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин.

Кәгазьне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында, югары уку йортларында, көллиятләрдә, катнашучы компанияләрнең офисларында, шулай ук кабул итү пунктларында тапшырырга мөмкин. Иң якын кабул итү ноктасын акция сайтындагы картада табарга була.

Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- Макулатураны җыярга һәм кабул итү пунктына тапшырырга һәм тапшырылган макулатураның санын раслаучы акт алырга;

-  https://бумбатл.рф сайтында шәхси кабинетта теркәлергә;

- Катнашучының шәхси кабинетына макулатураны тапшыру турында актны йөкләргә һәм катнашучының цифрлы сертификатын алырга.

Моннан тыш, сез иҗади язмалар конкурсында да катнаша аласыз. Моның өчен социаль челтәрләрдә «кәгазь» креативы белән фото яки видео урнаштырырга, #бумбатл, #экосистема һәм #нацпроектэкология хештегларын күрсәтергә кирәк.

Иң яхшы 100 катнашучыга күңелле бүләкләр биреләчәк, ә иң яхшы 20 кеше төп яшерен бүләк ияләре булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International