Законсыз ком чыгару өчен хокук бозучы 100 мең сумга якын акча түләячәк

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә күзәтчелек чараларын үткәрделәр. Прости һәм Бәтке авыллары арасындагы Куйбышев сусаклагычын тикшерү барышында белгечләр лицензияле участок чикләреннән тыш ком чыгаруны гамәлгә ашыручы плавкранны тапканнар. Барлыгы 245 тонна ком-гравий катнашмасы чыгарылган.

ТР Экология министрлыгы инспекторлары плавкранның «Кама» ҖЧҖ булуын ачыклаган. Оешма директоры административ җаваплылыкка тартылды, аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Шулай ук инспекторлар тарафыннан җир астына китерелгән зыянны 45 мең сумга каплау турында дәгъва да белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International