Әлмәттә экологлар кисәтүеннән соң чүплекне бетергәннәр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Әлмәт районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә «Мирас» спорт комплексы артында рөхсәтсез калдыклар җыю урынына тап булганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы – 252 кв.м, чүплекнең күләме 252 куб.м тәшкил итә.

Әлмәт районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International