ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсендә Чаллы шәһәренең 18 нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. ТР Экология министрлыгы белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр үзенчәлекләре һәм территориаль идарәләр инспекторлары алдында торган төп бурычлар турында сөйләделәр.

Вертолет белән очу барышында экологлар Зәй районында рөхсәтсез калдыклар җыю фактын ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1381 кв. метр тәшкил итә.

Бүген, Бөтендөнья кәгазьсез бер көндә, күләмле «БумБатл» Бөтенроссия акциясенең беренче арадаш нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан катнашучылар саны буенча да, җыелган макулатура саны буенча да Россиянең барлык төбәкләре арасында беренче урында тора. 


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» (КНИТУ-КАИ) Сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык кафедрасы һәм гомуми химия һәм экология кафедрасы студентлары өчен экскурсия узды. 

Октябрь аенда Чиләбедә беренче Бөтенроссия балалар экологик форумы узды.   «Чиста һава», «Чиста ил», «Чиста су» кебек төрле секцияләр буенча үз проектларын күрсәтергә 18 региональ команда килгән – бу илнең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 2,5 мең укучы. 

 «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Казанда Мамадыш тракты урамында 14,14 га мәйданлы Самосыр полигонын рекультивацияләү эшләре төгәлләнә. Хәзерге вакытта объектта башкарылган эшләр дәрәҗәсе – 86% артык. Хәзерге вакытта объектта дегазация системасын төзү, туфракның уңдырышлы катламын булдыру һәм үлән чәчү эшләре алып барыла. 

2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашачак. Чара Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узачак. Ул Россиянең төрле тармаклардагы мөһим казанышларын күрсәтәчәк. Бу – сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы, транспорт, төзелеш, фән һәм мәдәният һ.б. 


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан юлларына беренче кар ятты, димәк, кайбер автомобильчеләр алдында резинны алыштырылганнан соң: «Иске шиннарны кая ташларга?» – дигән сорау туа. Яраксызланган шиннар – куркыныч калдыклар, алар 4 куркыныч классына карый.

Балык Бистәсе районында карбонат карьеры территориясе рекультивацияләнде. Бу лицензияле карьер «Яншык» җир асты ятмасында урнашкан һәм озак еллар буе «Рыбно-Слободский Агрохимсервис» ААҖнеке булган. 

ТР Экология министрлыгы экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакытын озайта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International