Татарстан юлларына беренче кар ятты, димәк, кайбер автомобильчеләр алдында резинны алыштырылганнан соң: «Иске шиннарны кая ташларга?» – дигән сорау туа. Яраксызланган шиннар – куркыныч калдыклар, алар 4 куркыныч классына карый.
Сез беләсезме:
- черегән вакытта алардан химик матдәләр бүленеп, туфракка, суга үтеп керергә һәм һаваны пычратырга мөмкин;
- автомобиль тәгәрмәчләре каты коммункаль калдык булып тормый һәм аларны чүп контейнерларына ташларга ярамый;
- шиннар 100 елдан артык таркала һәм агулы матдәләр бүлеп чыгара;
Ничек дөрес утильләштерергә?
Махсус полигоннарда тәгәрмәчләрне утильләштерәләр, анда аларны сортларга аералар һәм алга таба эшкәртүгә әзерлиләр. Автомобиль хуҗасы резинны махсус кабул итү пунктларына утильләштерү өчен тапшыра ала яки мондый хезмәтләр күрсәтүче шин монтажлау остаханәсенә алып барырга мөмкин. Адресларны сез интернеттан таба аласыз. Мәсәлән, эшкәртелгән резиннарны «Агриум» фәнни-җитештерү предприятиесенә, «Экорекс» холдингына яки Идел буе экология компаниясенә тапшыра аласыз.