Зәй районында чираттагы законсыз чүплек бетерелде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Вертолет белән очу барышында экологлар Зәй районында рөхсәтсез калдыклар җыю фактын ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1381 кв. метр тәшкил итә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәр судына территорияне чистартуны таләп итеп дәгъва юллаган. Хәзерге вакытта җир участогы хуҗасы территорияне тиешле санитар-экологик хәлгә китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International