Бүген Әлмәт шәһәренең «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь экологларның «Чиста мирас» экологик олимпиадасының көндезге этабы башланды.
Әлмәттә педагоглар, ата-аналар һәм 2 нче лицей укучылары «Макулатура тапшырып, агачны коткар» акциясе кысаларында 4 тонна 195 кг кәгазь һәм катыргыны эшкәртүгә тапшырганнар. Укучылар арасында лидерлар – 2 «Б» сыйныф укучылары. Алар 700 килограмм макулатура җыйганнар.
В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXI конкурсына гаризалар кабул итә башлаган.
Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан асфальт ватыклары һәм асфальт-бетон япмалар рәвешендә рөхсәтсез калдыклар җыю факты ачыкланган.
9-26 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә V Бөтенроссия экологик диктанты узачак.
20-27 октябрьдә Павлюхин урамында 75 нче йортта урнашкан АСКЗА-2 станциясендә азот оксиды буенча 1,46 ПДК максималь тапкырлыгы белән 1 арту очрагы теркәлгән. Артыклыкның сәбәбе – пик вакытында автотранспорттан чыккан газлар белән бәйле.
Татарстанда макулатура җыю буенча #БумБатл россиякүләм акциясе дәвам итә. Беренчел нәтиҗәләр буенча безнең республика бу конкурста алда бара, әмма барысы да үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә Татарстанга ярдәм итү бик мөһим. 15 ноябрьгә кадәр һәркем катнашучы була һәм гомуми эшкә үз өлешен кертә ала. Тукай районында лидерлык өчен көрәшкә районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләре дә кушылган. Беренче лидерлар да бар.
Казан шәһәре Совет районы «Медик» СНТ территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгы инспекторлары глэмпинг янында туфракка су агызу өчен урнаштырылган торбага тап булган. Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алганнар.
Фильм бу кызыл китап кошларының үзенчәлекләре, аларның ни өчен үзләренең гадәти яшәү урыннарыннан юкка чыгуы һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының лачын-балабаннарны реинтродукцияләү буенча яңа проекты турында сөйләячәк.
Бүген Мәскәүдә «Комсомольская правда» матбугат үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә һәм сулыкларның пычрануына каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең роленә багышланган матбугат конференциясе узды. Илебезнең иң мөһим һәм актуаль экологик проектларының нәтиҗәләрен иң зур чаралар үткән төбәк вәкилләре, шулай ук узган елгы акция рейтингы лидерлары тикшерде.