Экологлар Чаллы укучыларына инспекторларның бурычлары һәм «Мәктәп экопатруле» конкурсында ничек катнашырга кирәклеге турында сөйләделәр

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсендә Чаллы шәһәренең 18 нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. ТР Экология министрлыгы белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр үзенчәлекләре һәм территориаль идарәләр инспекторлары алдында торган төп бурычлар турында сөйләделәр. Бу – күзәтчелек, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм экологик-агарту эшчәнлеге. Лаборатория хезмәткәрләре кунакларга су һәм туфрак үрнәкләрен сайлап алу һәм анализлауның ничек үтүен күрсәттеләр. Шулай ук белгечләр укучыларның барлык кызыксындырган сорауларына, шул исәптән эшкә урнашу шартлары турында да җавап бирделәр һәм аларны Министрлыкка практикага чакырдылар. Экологлар мәктәп укучыларының инспектор ярдәмчеләре һәм «Мәктәп экопатруле» конкурсында катнашучылар була алулары турында искәрттеләр. Моның өчен «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк. Шуннан соң edu.tatar.ru мәгариф порталы логинын кулланып, кушымтада теркәлү узарга һәм табылган чүплек фотосы һәм видеосы белән хәбәрләрне шунда җибәрергә кирәк. Һәр чүплек буенча Министрлык инспекторлары күзәтчелек чараларын үткәрә. Конкурс 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Ел йомгаклары буенча җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр ала.

Ноябрь ахырында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясый һәм 2022 елгы җиңүчеләрне бүләкләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International