Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Самосыр полигонын рекультивацияләү 86,57% башкарылган

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

«Чиста ил» федераль проекты кысаларында Казанда Мамадыш тракты урамында 14,14 га мәйданлы Самосыр полигонын рекультивацияләү эшләре төгәлләнә. Хәзерге вакытта объектта башкарылган эшләр дәрәҗәсе – 86% артык. Хәзерге вакытта объектта дегазация системасын төзү, туфракның уңдырышлы катламын булдыру һәм үлән чәчү эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, рекультивацияләүнең максаты– эшләми торган полигонның җир участогы туфрагына, җир асты суларына һәм атмосфера һавасына тискәре йогынтысын бетерү, шулай ук Казан шәһәрен функциональ зоналаштыруга туры китереп, эш тәмамланганнан соң бөтен рекультивацияләнгән территорияне файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Полигонны рекультивацияләү эшләрен үткәргәндә актив дегазациянең уникаль системасын кертү каралган, ул чүплек газы чыгаруны максималь рәвештә булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Әзерлек вакытында дөньяның һәм Россиянең иң яхшы фәнни нигезләмәләре һәм практикалары өйрәнелә. Нәтиҗәдә барлык эшләр тәмамланганнан соң Казанда яшәүче 342 мең кеше уңай экологик файда сизәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International