ТР Экология министрлыгы исегезгә төшерә, узган елның апреленнән начар метеорология шартларында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планын килештерү өчен документларны кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтында Экология министрлыгы инспекторларының «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча белем алучы югары уку йорты студентлары белән очрашуы узды. Укучылар алдында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы искәртеп уза: быел сентябрьдән проект документациясен килештерү өчен гаризаны электрон рәвештә генә бирергә мөмкин. Бу эш җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша башкарыла.
«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2023 елгы экологик сезонга йомгак ясады һәм экологик хәрәкәтнең иң инициатив волонтерларын һәм партнерларын бүләкләделәр. 8 ел эшләү дәверендә хәрәкәттә 10 меңнән артык татарстанлы катнашып, активист булган.
«Ватан патриотлары» коммерцияле булмаган оешмасы 2023 елның 20 июненнән 21 сентябренә кадәр барган «Россия чишмәләре» конкурсына нәтиҗә ясый. 3 ай эчендә волонтерлар, активистлар, битараф булмаган халык Татарстанның 25 чишмәсен торгызган. Беренче урынны Лениногорск шәһәренең «Яңарыш» командасы алган.
13-20 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның Югары Ослан районы Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышы геройлары мемориалы янында булачак дан аллеясының беренче 60 агачын утырттылар.
ТР Экология министрлыгы белгечләре Казанның 181 балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Калдыкларны сортлау һәм урманга барганнан соң чүпләр калдырмау – никадәр мөһим, ни өчен учаклар кабызырга ярамый һәм кайсы үсемлекләр – дару, ә кайсылары агулы була ала, шулар хакында җиткерделәр.
Бүген Чиләбедә бөтенроссия балалар экологик форумы старт алды. «Чиста һава», «Чиста ил», «Чиста су» кебек төрле секцияләр буенча үз проектларын күрсәтергә 18 региональ команда килгән – бу илнең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 2,5 мең укучы. Татарстан Республикасыннан 26 укучы, шул исәптән юннатлар (Иннополис лицее һәм мәктәбе, Бишнә мәктәбе, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полингваль комплексы балалары) барган.
Бүген экология министры урынбасары Егор Тарнавский Фәнни-техник совет әгъзалары белән бергә Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларында булдылар һәм аларны рекультивацияләү буенча эшләр барышы белән таныштылар.