Игътибар! Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризаны 10 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгы экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакытын озайта. Республиканың югары уку йортлары студентларының материаллары 10 ноябрьгә кадәр өч номинация буенча кабул ителә:

- Табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.

Исегезгә төшерәбез, эшләрне электрон почтага җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru

Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КО ярдәм» бүлегендә яки әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International