2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашачак. Чара Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узачак. Ул Россиянең төрле тармаклардагы мөһим казанышларын күрсәтәчәк. Бу – сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы, транспорт, төзелеш, фән һәм мәдәният һ.б.
Хәзер «Достижения.РФ» https://достижения.рф/achievements/region сайтында төбәкләрнең казанышлары өчен тавыш бирү бара.
4 ноябрьгә кадәр һәр татарстанлы республиканың 15 мөһим казанышларының теләсә кайсысына ярдәм итә ала, атап әйткәндә, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале, «Наше время – Безнең заман» фестивале, Иннополис шәһәре, тарихи-мәдәни мирасны саклау, аерым алганда, Бөек Болгарны һәм «Зөя» утрау-шәһәрен торгызу, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Аммоний» АҖ заводы, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм башка күп нәрсәләр өчен тавыш бирә ала.