Татарстан Россиянең экологик челленджы – БумБатлада зур аерма белән алда бара

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Бөтендөнья кәгазьсез бер көндә, күләмле «БумБатл» Бөтенроссия акциясенең беренче арадаш нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан катнашучылар саны буенча да, җыелган макулатура саны буенча да Россиянең барлык төбәкләре арасында беренче урында тора. 26 октябрьгә безнең республика 36 тонна макулатура җыйган, акциягә Татарстанда яшәүче 5631 кеше кушылган – катнашучылар саны буенча без илнең башка төбәкләре арасында зур аерма белән алда барабыз. Татарстан лидерлыгы – республикада бара торган зур мәгърифәтчелек эше нәтиҗәсе, дип ышанып әйтте Татарстанның экология министры Александр Шадриков.

«Татарстанның Россиянең иң экологик челленджы – БумБатлада кабат лидер булуы бик яхшы. Безнең республика һәрвакыт барлык экологик чараларда һәм акцияләрдә актив катнаша. Һәр өченче татарстанлы – безнең фикердәш, аның өчен экология – фән генә түгел, ул инде яшәү рәвеше, фикерләү рәвеше. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча республиканың 103 мәктәбендә экологик сыйныфлар эшли, юннат отрядлары булдырылган. Күптән түгел безнең Татарстан балалары Чиләбедә Бөтенроссия балалар экологик форумында җиңүчеләрнең берсе булды, һәм бу, һичшиксез, сөендерә. Безнең егетләр яр сызыкларын җыештыруга чыгалар, макулатура җыялар, батареяларны тапшыралар – алар табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнә, чөнки экология – бу «монда» һәм «хәзер» турында гына түгел, бу безнең киләчәгебез, балаларыбызның киләчәге турында», – дип билгеләп үтте министр.

«БумБатл» Бөтенроссия  акциясе башланганнан бирле макулатура җыюга бөтен ил буенча 70 меңгә якын кеше кушылган, алар тарафыннан инде 400 тоннага якын кәгазь чимал эшкәртүгә җибәрелгән. Бүгенге көндә иң нәтиҗәле төбәкләр арасында лидерлар өчлегенә Татарстан Республикасы, Брянск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра кергән.

Быел «БумБатл» макулатура җыю акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә һәм илнең тагын да күбрәк төбәкләрен колачлый. Акцияне оештыручы – «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Илкүләм өстенлекләр» АКО.

«БумБатл» акциясе Россия Табигать министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән финистрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы катнашында «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә. Акциянең партнерлары – Россия экологик операторы һәм Беренчеләр хәрәкәте.

Исегезгә төшерәбез, акция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк – бу вакыт эчендә федераль проектта һәркем катнаша ала.

Катнашу өчен бумбатл.рф сайтында теркәлергә, оешманы яки мөстәкыйль катнашуны күрсәтергә, интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне шунда алып барырга һәм хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк. Финалда проектның оештыру комитеты һәм жюрие балалар бакчалары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары һәм компанияләр арасында һәм шәхси зачетта лидерларны билгеләячәк. Шулай ук «БумБатл» акциясе кысаларында илнең иң нәтиҗәле төбәкләре дә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International