Балык Бистәсе районында зур карбонат карьеры рекультивацияләнде

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Балык Бистәсе районында карбонат карьеры территориясе рекультивацияләнде. Бу лицензияле карьер «Яншык» җир асты ятмасында урнашкан һәм озак еллар буе «Рыбно-Слободский Агрохимсервис» ААҖнеке булган. Хәзер монда казылмалар чыгарылмый, лицензия статусы туктатылган. Быел 19 гектар мәйданлы бу зур карьер рекультивацияләнгән. Биредә техник этап башкарылган: битләүләрне формалаштыру, уңдырышлы катлам ярдәмендә җирлек рельефын тигезләү буенча эшләр башкарылган. Яз көне икенче – биологик этап башланачак. Территориядә күпьеллык үләннәр чәчеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International