ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 454 мөрәҗәгать кергән.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министрының беренче урынбасары Денис Храмов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасында  “Экология” илкүләм проектының ничегрәк тормышка ашырылуы турында сөйләшү булды.

Бүген республикабызның эковолонтерлары һәм блогерлары экология министры белән турыдан-туры эфирга чыкты. Алар Идел елгасында, яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” табигать заказнигы территориясендә күчмә очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районы Куакбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Көнкүреш калдыклары белән эшләү культурасы” дигән темага экология дәресе үткәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары билгеләгән административ җәза чарасын үтәүдән баш тарту Чаллы предприятиесе өчен икеләтә штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин.

Татарстан Энергетика ресурсларын сак тоту буенча халыкара форумы – Идел буе федераль округында энергетика, энергияне нәтиҗәле тоту һәм ресурсларны сак тоту буенча иң зур халыкара чара.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җир асты биләмәсеннән лицензиясез файдалану очрагы ачыкланган. Экологлар закон бозучының гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) чыгарып, шуны үзбушаткычка төяп маташкан чагын туры китергән.

Экологик тәрбия – баланы экологик культура булдыру юнәлешендә үстерү ул. Казан шәһәре 291нче балалар бакчасында “Экологик тәрбия чаралары белән сөйләм телен үстерү бурычларын тормышка ашыруга карата инновацион якын килүләр” дигән темага республика семинар-практикумы үткән.

Экология мохитендә калдырылган  эзләребезне ничек киметергә? Кибеткә җайлы гына, экологиягә зыян китермичә генә ничек йөрергә? Чаллы шәһәре 77нче гимназиясендә белем алучы балалар шуларны һәм кызыклы башка бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков – эшлекле визит белән Германиядә. Бүген ул Бавария җиренең Әйләнә-тирә мохит һәм кулланучыларны яклау буенча дәүләт министрлыгы директоры /Ведомство министры-директоры, җитәкчесе, доктор Кристиан Барт белән очрашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International