Һава мендәрендәге көймәгә утырып, кулга камера тотып... Экоактивистлар һәм блогерлар Александр Шадриков белән очрашты

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген республикабызның эковолонтерлары һәм блогерлары экология министры белән турыдан-туры эфирга чыкты. Алар Идел елгасында, яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” табигать заказнигы территориясендә күчмә очрашу үткәрде. Егет-кызлар социаль челтәрләрдән файдаланучыларга махсус сакланылышлы табигать территориясендә билгеләнгән эш режимы һәм табигать территориясендә дәүләт экологик күзәтчелегенең ничегрәк алып барылуы турында сөйләде.

“Республикада су объектларын саклауга зур игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. – Аерым алганда, “Экология” илкүләм проекты кысаларында башкарылып килә торган эш турында сүз бара. Болар – “Иделне савыктыру” һәм “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектлары.

Очрашуда катнашучылар белән  алда торучы “Экояз” акциясе буенча да фикер алышу булды. Активистлар, халыкны бу акциягә ничек тә күбрәк җәлеп итү өчен, Казан шәһәре сәүдә үзәкләрендә очрашулар һәм  тед-мәйданчыклар оештыру тәкъдиме белән чыкты. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе,  идеяне хуплап,  үз чиратында, “Экояз 2020” кысаларында уртак экологик чаралар үткәрү буенча фикер алышу өчен, Казанның барлык экологик хәрәкәтләре вәкилләрен бергә җыярга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International