Александр Шадриков Бавария җиренең Әйләнә-тирә мохит һәм кулланучыларны яклау буенча дәүләт министрлыгы җитәкчелеге белән очрашкан

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков – эшлекле визит белән Германиядә. Бүген ул Бавария җиренең Әйләнә-тирә мохит һәм кулланучыларны яклау буенча дәүләт министрлыгы директоры /Ведомство министры-директоры, җитәкчесе, доктор Кристиан Барт белән очрашкан.

Очрашу башында Александр Шадриков Татарстанның табигатьне саклау ведомствосы эше белән таныштырган. Шуннан соң яклар атмосфера һавасы, су объектлары һәм ташландык сулар сыйфатына мониторингны автоматлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга күчкән. Немец белгечләре,  үз чиратында, тәҗрибәләре белән уртаклашып, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә кертелгән технологияләре белән таныштырырга вәгъдә биргән.

Иссегезгә төшерәбез: Татарстан табигатьне саклау ведомствосы башлыгы визитының төп максаты – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Республикасында каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводына экологик экспертиза үткәрү өчен бәйсез халыкара экспертлар төркемен булдыру.

Бүгенге очрашу барышында Кристиан Барт Татарстанда калдыкларны термик эшкәртү заводы проектын бәяләүгә ярдәм итәрдәй җирле экспертлар җәлеп итүне тәкъдим иткән. Немец белгечләре шулай ук Аугсбургны мисалга китереп,  90нчы елларда анда яңа предприятие төзү буенча халыкта күп кенә сораулар туганлыгы турында сөйләп үткән. Хәзерге вакытта заводның куркынычсызлыгы беркемдә дә бернинди сораулар һәм шик-шөбһәләр тудырмый, аның ышанычлы булуы вакыт белән расланган.

Хәзерге вакытта Бавария территориясендә 14 шундый предприятие эшләп килә, җирле халык һавага чыгарыла торган матдәләрнең сыйфатын онлайн-режимда күзәтеп бара. “Бүген инде Бавария халкы каты көнкүреш калдыклары заводының мөһимлеген һәм зарурилыгын, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм зарарсызландыру мәсьәләләрен хәл кылуның бердәнбер юлы булып торуын яхшы аңлый”, – дип билгеләп үткән Кристиан Барт.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International