Россия табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Денис Храмов Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министрының беренче урынбасары Денис Храмов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасында  “Экология” илкүләм проектының ничегрәк тормышка ашырылуы турында сөйләшү булды.

Татарстан табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков илне үзгәртеп кору буенча билгеләнгән алты еллык планны тормышка ашыруның беренче елы йомгаклары буенча республикада нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Шуннан соң ул планда каралган 2020-2022 еллар чорына Татарстан тарафыннан хәл кылу планлаштырылган чаралар һәм объектлар исемлегенә тукталды.

2019 елдан Татарстан Республикасында – Казанда, Тәтеш, Алабугада, шулай ук Әгерҗе, Зәй һәм Яшел Үзән районнарында 8 чистарту корылмасы объектының төзелеп килүен искә төшерик. Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 2020 елда Алабуга, Питрәч, Минзәлә һәм Яшел Үзән районнарында барлыгы 884,2 миллион сумга төшереп, тагын 5 чистарту корылмасы объектын төзүгә заявкалар җибәрелгән. Шулай ук республика агымдагы елга “Чиста ил” федераль проекты кысаларында 2 чара уздырылачагы турында белдергән. Болар – Саба районы Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрне һәм Түбән Кама районы Прости авылы тирәсендә урнашкан рөхсәтсез чүплекне торгызу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International