Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары экологиягә зыян салган өчен штрафларны судлар аша да түләтәчәк

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары билгеләгән административ җәза чарасын үтәүдән баш тарту Чаллы предприятиесе өчен икеләтә штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин. Экологлар ноябрь аенда кою производствосында газларны чистарту һәм һавага чыгарылучы матдәләрне контрольлектә тоту корылмасының булмавын, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектының дәүләт учетына куелмавын, производствода экологик контрольлек хисабы тапшырылмавын ачыклаган булган.  Шул чагында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата административ беркетмәләр төзегән:

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше буенча (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый  корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.46 статьясы буенча (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.5 статьясы буенча “Экологияне саклауга кагылышлы мәгълүматларны яшерү яки бозып күрсәтү”. Административ хокук бозуларгә китерердәй сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмәләр бирелгән.

Закон бозучы үзенә салынган административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән, күрсәтмәне дә үтәмәгән. Шуңа күрә  ул Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  20.25 статьясы, 19.5 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.  Материаллар тиешле процессуаль карар кабул итү өчен Чаллы шәһәре җәмәгать судына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International