Татарстан Энергетика ресурсларын сак тоту буенча халыкара форумы – Идел буе федераль округында энергетика, энергияне нәтиҗәле тоту һәм ресурсларны сак тоту буенча иң зур халыкара чара. Россия Күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге (РСВЯ) билгесенә ия булып, федераль хакимият органнары тарафыннан хуплау тапкан чара ул.
Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, Казан шәһәре мэриясе, “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте.
Форумда күргәзмәләр эшләп торачак. Эшлекле программасына тармакның төп темалары буенча идеяләр белән уртаклашу, яңа мәгълүматлар алу өчен Россия һәм чит илләр белгечләре өчен мәйданчык булдыру, сәнәгать һәм бизнес вәкилләре очрашулары, күргәзмәләрдә яңалыклар белән таныштыру һәм 10нан артыграк профильле конференцияләр, “Түгәрәк өстәл”ләр һәм семинарлар үткәрү керә.
Форумда катнашу түбәндәге мөмкинлекләргә юл ача:
- Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында яңа эшлекле багланышлар булдыру һәм булганнарына ярдәм итү;
- Күргәзмәдә катнашучы Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексының төп оешмалары вәкилләре белән уртак проектлар оештыру;
- Хакимият органнары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре. тармак предприятиеләренең, Россия һәм чит илләрнең фәннни эшлеклеләре белән бергә эшлекле программада катнашу (10нан артыграк профильле конференцияләр, “Түгәрәк өстәл”ләр һәм семинарлар).