Экология мохитендә калдырылган эзләребезне ничек киметергә? Кибеткә җайлы гына, экологиягә зыян китермичә генә ничек йөрергә? Чаллы шәһәре 77нче гимназиясендә белем алучы балалар шуларны һәм кызыклы башка бик күп әйберләрне белүгә ирешкән. Дәрес кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре укучыларга чүпне эшкәртү һәм аерып җыю турында сөйләгән, пластикның төрле төрләрен күрсәткән. Шулай итеп, балалар төрле калдыкларны эшкәрткәннән соң төзелеш материаллары, рюкзаклар, канцелярия кирәк-яраклары, төрү материаллары барлыкка килүен белгән. Моннан тыш аларга кешенең тормышына йогынты ясардай әйләнә-тирә мохит факторлары турында презентация дә күрсәтелгән.