Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районы Куакбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Көнкүреш калдыклары белән эшләү культурасы” дигән темага экология дәресе үткәргән. Укучыларга танып-белү рәвешендә үткәрелгән чарада кешенең “экологик эзе” күрсәткечен киметү буенча тәкъдимнәр ирештерелгән. Болар – чүплеккә ыргытыла торган әйберләр санын киметү, калдыкларны аерып җыю, акцияләрдә һәм өмәләрдә катнашу. Укучылар аерып җыелган калдыкларның чүп түгеллеген, ә төзелеш материаллары, товар төрелмәләре өчен катыргы кәгазьләр, пыяла мамык комплектлары һ.б. эшләп була торган икенче чимал булып торуын белүгә иреште. “Балаларда калдыкларга карата җаваплы мөнәсәбәтне үстерү һәм аларга көндәлек тормышыбызда калдыклар проблемаларын хәл кылу буенча адымнар ясауга этәргеч бирү – безнең максат әнә шул”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе өлкән белгече Ригина Рәфагетдинова.