Казан шәһәрендә республика экологик семинар-практикумы узган

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Экологик тәрбия – баланы экологик культура булдыру юнәлешендә үстерү ул. Казан шәһәре 291нче балалар бакчасында “Экологик тәрбия чаралары белән сөйләм телен үстерү бурычларын тормышка ашыруга карата инновацион якын килүләр” дигән темага республика семинар-практикумы үткән. Анда педагог-логопедлар дәресләрдә файдалану өчен билгеләнгән проектлары, кулланмалар, дидактик уеннар һәм стенд докладлары белән таныштырган. Чара барышында шулай ук “Травянчик” экологик уенын әзерләү буенча мастер-класс үткәрелгән. “Мондый эко-кешеләр” балаларда орлыклардан үсентеләр үстерү теләген уята һәм үсемлекләрнең җылыга, яктылык, дымлылыкка, туфракка ихтыяҗы турында белемнәрен үстерүгә ярдәм итә, ди педагоглар.  Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре, үз чиратында, табигый материалдан һәм яраксызга чыккан материаллардан әйберләр эшләп, күргәзмә оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International