Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамында яшәүчеләр пычрак кар өемен күреп алып, бу хакта экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, 195 кв.м. мәйданга кышкы җыештыру-чистартудан хасил булган калдыклар аударып калдырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районы Татар Ялтаны авылында җирлек рельефына сыек көнкүреш калдыклары агызуны ачыклаган. Бу факт буенча әлеге закон бозу очрагына кагылышлы физик зат та шундук билгеләнгән.
Бөтендөнья су ресурслары көненә багышлап, “Чиста су – чиста киләчәк!” дигән рәсемнәр бәйгесенә хезмәләр кабул ителә башлаган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Түбән Идел су бассейны идарәсенең су ресурслары бүлеге.
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туып үскән ягыбыз – яшел бишегебез ул” дигән чара булып узган. Анда 6 һәм 8 сыйныфлар укучылары театрлаштырылган тамаша әзерләп, яшьтәшләренә туып-үскән ягыбызның табигатенә карата мөнәсәбәт буенча дөрес карарларга килүнең мөһимлеген җиткергән.
“Яшь эколог мәктәбе” экологик практикумы Казанның Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан июньнең беренче декадасында уздырыла.
Укучыларга табигать бергәлегендәге мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турында белемнәр сеңдерү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтештә П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага экология дәресе уздырган.
2020 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша “ТЭМПО” Кама металлургия комбинатының кою производствосы ягыннан химик ис таралу турында хәбәр кергән.
Җир өстендә – кирпеч ватыклары, нигездән калган бетон блоклар, агач чүбе, тузган су сибү шланглары. Экологлар Казан шәһәре Салмачы бистәсе тирәсенә рейд ясау барышында әнә шундый чүп-чардан торган зур гына чүплеккә тап булган.
А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференциясендә Татарстан Республикасын шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан, Мәскәү шәһәре, Башкортстан Республикасы, Мари Иле Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 120дән артыграк укучы катнашкан.
Ни өчен үсемлекләр яшел төстә? Салават күпере төрле төсләрдә була. Ә күлләвекләрдә кабарчыклар нидән хасил була? Яңгырданмы? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәттә мең дә берне белергә теләүче мәктәп укучылары өчен практикум үткәргән.